+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар хирурглары киңәш кора

Башкалага Русия төбәкләреннән, шулай ук Кытайдан, АКШтан, Германиядән һәм Израильдән 400 делегат килде.

Бүген Уфада зур әһәмияткә ия чара - Русия балалар хирургларының бишенче форумы һәм беренче Русия-Кытай конгрессы башланды. Башкалага Русия төбәкләреннән, шулай ук Кытайдан, АКШтан, Германиядән һәм Израильдән 400 делегат килде. Чаралар 3-5 сентябрьдә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Дәүләт думасы депутаты, югары категорияле балалар хирургы Дмитрий Морозов белдерүенчә, мондый форум беренче тапкыр 2002 елда үткәрелгән. Бүген исә балалар хирургиясе өлкәсендәге масштаблы форум бишенчегә оештырыла.
- Башкортстан һәм республика балалар хирургиясе һәрвакыт алдынгылар исәбендә булды. Торакоскопия хирургиясе биредә беренчеләрдән барлыкка килде. Республика табиблары Русиядә генә түгел, дөньяда балаларга беренче торакоскопия операцияләре ясады", - диде Дмитрий Морозов.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин әлеге форумның республиканы тәҗрибәләр һәм ачышлар белән баетачагын билгеләп үтте.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: