+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Каенкай" бакчасы сабыйларны шатландырды!

Күгәрчен районында өр-яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты.

Белем көнендә Күгәрчен районының Воскресенское авылында өр-яңа балалар бакчасы ачылды. Әлеге объект ил Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру кысаларында, "Мәгариф" һәм "Демография" гомумдәүләт проектларына ярашлы төзелде. Балалар бакчасы шулай ук "100еллыкка - 100 объект" программасының да нәтиҗәле үрнәге.
35 балага тәгаенләнгән "Каенкай" балалар бакчасы кыска вакыт эчендә төзелде. Биредә сабыйларны тәрбияләү һәм хезмәткәрләргә уңайлы эш өчен барлык шартлар тудырылган. Өр-яңа җиһазлар кайтартылган. Йокы бүлмәләре, уен, музыка һәм физкультура заллары - барысы да иркен, матур һәм заманча итеп эшләнгән. Уен мәйданчыклары махсус резина белән каплатылган.
Бакчаны ачу тантанасында катнашып, Күгәрчен районы хакимияте җитәкчесе Гайса Янбаев, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров балаларны һәм аларның әти-әниләрен зур бәйрәм белән котлады.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: