+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кампус сәләтле укучыларны җыйды

"Толпар" шифаханәсендә республиканың сәләтле балалары өчен "TERRA BASHKIRIA.ОБРАЗ БУДУЩЕГО" федераль проекты старт алды.

2 сентябрьдән Алкинода урнашкан "Толпар" шифаханәсендә республиканың сәләтле балалары өчен "TERRA BASHKIRIA.ОБРАЗ БУДУЩЕГО" федераль проекты старт алды. Барлык районнардан, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән һәм чит илләрдән 300 укучы "Яшьләр инновацияләре Кампусы" федераль сменаларында белемнәрен күрсәтәчәк. Укучыларның һәммәсе дә математика һәм информатика буенча олимпиадалар һәм конкурслар катнашучылары.
"Яшьләр инновацияләре Кампусы" - ул өстәмә белем бирү өлкәсен үстерүдәге Бөтенрусия проекты. Әлеге программа Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Сменалар барышында математика һәм информатика буенча дәресләр, IT-компанияләрнең алдынгы белгечләре осталык дәресләре үтәчәк. Кампуста катнашучылар алдынгы вузларның преподавательләре белән берлектә фәнни проект эшләре башкарачак. Бу проектлар уй-нияттәт алып, гамәлдә чынга ашырылуга кадәр юл үтәчәк.
Вожатыйлар, педагоглар һәм техник уенчылар тарафыннан балаларның ял вакытлары да бик эчтәлекле итеп оештырыла.
Кампусның нәкъ "Толпар" шифаханәсендә оештырылуы очраклы түгел. Аның базасы тәҗрибәләр һәм экспериментлар ясау өчен яхшы техник корылмалар белән тәэмин ителгән, биредә лекторияләр, ял зоналары, конференц-зал, спорт мәйданчыклары,3D модельләштерү лабораторияләре бар.
Сентябрь ахырында Кампусның иң яхшы катнашучылары халыкара кейс-чемпионатка чакыру алачак. Анда төрле төбәкләрдән Кампус мәктәпләренең 200 чыгарылыш укучысы үз проектларын тәкъдим итәчәк.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: