+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар тәмле ашаячак!

Яңа уку елыннан меню, туклану өчен түләү, азык-төлекне сатып алу, сыйфат стандартлары, савыт-сабаның дизайны - болар барысы да үзгәрде.

Сентябрь башыннан Уфаның 129 мәктәбе һәм 228 балалар бакчасы бердәм туклану системасына күчте. Меню, туклану өчен түләү, азык-төлекне сатып алу, сыйфат стандартлары, савыт-сабаның дизайны - болар барысы да үзгәрде. Әлеге программа Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
5 сентябрьдә Уфаның "Яркий" бистәсендә урнашкан 162нче мәктәптә Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев, шулай ук ведомстволар җитәкчеләре, журналистларга туклану системасындагы яңалыклар турында сөйләде.
Хәзер балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклануны оештыру белән "Балалар һәм диетик туклану үзәге" муниципаль операторы шөгыльләнә. Барлык мәгариф оешмаларында меню, савыт-саба һәм пешекчеләрнең формалары бертөрле булачак.
Бердәм туклану стандартлары Уфада гына түгел, Башкортстан буенча кертелә. Муниципалитетларга менюның өч варианты таратылган. Элеккечә аукцион үткәрү булмаячак. Конкурста туклануны оештыруда эш тәҗрибәсе, транспорты, җиһазлары һәм квалификацияле хезмәткәрләре булган берничә заявка каралачак һәм иң яхшысы сайлап алыначак.
Балалар өчен менюны технологлар һәм диетологлар төзи. Пешекче меню буенча гына эш итәргә тиеш. Ризыклар көн саен төрләндереп торыла, кабатлаулар булмаячак. Тәмләткечләрдән бары тик тоз гына кулланырга ярый. Ризыкны кыздыру, пассировкалау бөтенләй рөхсәт ителми. Мәктәпләрдә швед өстәле булмаячак. Балага сайлау мөмкинлеге бирү, аның көн саен үзе яраткан бертөрле ризыкны гына ашавы белән тәмамланырга мөмкин. Ризыкның җылы булуы да контрольдә тотылачак.
Укучылар туклану өчен карта белән түләячәк. Аны "Сбербанк", "Уралсиб", "Почта России" бүлекчәләрендә, шулай ук онлайн-Сбербанк һәм мәктәпләргә куелган махсус терминаллар аша тулыландырып булачак. Бу карта белән, шулай ук, мәктәптә турникет аша үтәргә, буфетта тукланырга һәм транспорт өчен түләп булачак.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: