+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Талантлы яшьләр грант алачак

Ел саен аңа 50 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Башкортстанда талантлы яшьләр өчен музыкаль, театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында грант гамәлгә куелган. Ел саен аңа 50 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәсендә талантлы яшьләргә ярдәм итү өчен төбәк Башлыгы гранты гамәлгә куелды. Грант ел саен бирелә", - диелә хәбәрдә.
Грант кадрлар әзерләүгә, иҗади яшьләргә, иҗтимагый оешмаларга, ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" проектын тормышка ашыру максатыннан гамәлгә куелды, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Грант бирү тәртибен республика Хөкүмәте эшләячәк, аңа финанс чыганакларын табу бурычы йөкләнде.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: