+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар мәйданчыклары яңартыла

Бу максатлы эш “Башкортстан ихаталары” программасына ярашлы тормышка аша.

Республикада “Башкортстан ихаталары” программасы гамәлгә ашырыла. Владимир Путинның май указларына ярашлы, җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты 2024 елга кадәр каралган.
Быел Уфада шушы программа буенча 145 күпфатирлы йортка караган 85 ихата төзекләндереләчәк. Республика буенча "Башкортстан ихаталары" программасы буенча 400 ихата яңартылачак.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров быел ”Башкортстан ихаталары” республика проектына кертелгән Ленин урамындагы тугыз ихатаның берсендә булды. Территория күпфатирлы дүрт йортка карый, анда яшел зона, парковка, балалар һәм спорт мәйданчыклары бар.
Ишегалдын төзекләндерү буенча эшләр тәмамланган диярлек. Асфальт катламы яңартылган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, яктырту һәм видеокүзәтү системалары ремонтланган. Балалар мәйданчыкларына махсус хәвефсез түшәмә җәю эшләре бара.
Шунысы аеруча куанычлы, әлеге программага ярашлы, ихаталарда балалар мәйданчыклары яңартыла. Хәвефсез атынгычлар, комлык, йомшак түшәмә җәелә, мәйданчыклар киртә белән уратып алына. Димәк, тиздән өр-яңа мәйданчыклар балаларның шатлыклы авазларына күмеләчәк.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: