+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфада спорт фестивале башланды

Башкалада 11-15 сентябрь көннәрендә Милли һәм олимпиягә карамаган спорт төрләре буенча V Бөтенрусия фестивале үтә.

Ил Президенты Владимир Путин гомумдәүләт проектлары паспортларына сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чаралар кертү бурычын куйды. Республикабызда бу максат аеруча киң тормышка ашырыла. Яшь буында спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга омтылыш тәрбияләү, спортка җәлеп итү өчен шартлар тудыру җәһәтеннән максатлы эш алып барыла.
Уфада 11-15 сентябрь көннәрендә үтәчәк Милли һәм олимпиягә карамаган спорт төрләре буенча V Бөтенрусия фестивале дә гомумдәүләт проектлары кысаларында үтә. Аның төп чаралары – “Олимп” бильярд клубында, “Приозерный” физкультура-савыктыру комплексында, “Салават Юлаев” спорт сараенда, Спорт әзерлеге үзәгендә үтә. Ярышларда илнең 23 субъектынан 500дән артык спортчы катнаша.
Фестиваль программасына ярашлы акробатик рок-н-ролл, армрестлинг, бильярд, билбау көрәше, каратэ, гер күтәрү, милли көрәш, лапта, мас-рестлинг, самбо, бию спорты, тхэквондо, туп белән хоккей, шашка, канат тарту һәм башка спорт уеннары үтәчәк. Шулай ук атыш, петанк, роллер спорты буенча да ярышлар каралган.
Фестивальне тантаналы ачу кичә Спорт әзерлеге үзәгендә булды.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: