Президент Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында, "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы республикада яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, спорт залларына ремонт ясала, сыйныф бүлмәләре җиһазландырыла.
Уку йорты 825 урынга исәпләнгән, бинаның гомум мәйданы — 18 мең квадрат метр. Сыйныфлар интерактив комплекслар белән җиһазландырылган, проектка 290 квадрат метр мәйданлы спорт залы, гимнастика залы, санузеллы киенү бүлмәләре, 396 урынга исәпләнгән актлар залы, 275 урынга исәпләнгән ашханә, аерым гардероб бүлмәләре, ял итү зонасы, ярдәмче бүлмәләр, 3 лифт кертелгән. Мәктәп төзелеше 2015 елда башланган. Шушы көннәрдә мәктәпне рәсми рәвештә ачу тантанасы үтте.