+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Һөнәри әзерлек үзәге ачылачак

Әлеге үзәк укучыга тормышта үз юлын табарга ярдәм итәчәк.

2020 елда Уфада мәктәп укучылары өчен Һөнәри әзерлек үзәге ачылачак. Бу хакта "PROFфест" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.
"Эш бирүчеләргә үзләренең потенциаль хезмәткәрләре белән бәйләнештә булу мөмкинлеге бирәчәк үзәк 2020 елда ачылачак. Без "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында 50 миллион сум грант оттык. Һөнәри әзерлек үзәге башкаланың Тынычлык урамы, 14 адресы буенча урнашачак, - диде Айбулат Вәкил улы.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельник ассызыклавынча, һөнәри ориентация үзәге алтынчы сыйныфтан алып унберенчегә кадәр укучыларның көндәлек эш форматына кертеләчәк. Ул кызыклы уен формасында укучыга нинди һөнәри мохиткә туры килүен аңларга, шушы өлкәгә хас сыйфатлар тәрбияләргә, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: