+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кәлтә еланы нәрсә ярата?

“ProfФЕСТ” һөнәрләр фестивалендә катнашучы мәктәп укучылары шушы сорауга да җавап тапты.

17-18 сентябрь көннәрендә Уфадның “ВДНХ-Экспо”күргәзмә үзәгендә “ProfФЕСТ” һөнәрләр фестивале үтте. Әлеге чара Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән мөһим чараларның бер өлеше булды.
Фестивальдә кызлар һәм малайлар игътибарына 100гә якын һөнәр тәкъдим ителде. Алар үзләрен криминалист, ташчы, янгын сүндерүче, пешекче, токарь, ашыгыч ярдәм табибы, чәчтараш һәм башка бик күп рольләрдә сынап карый алды. Урта һөнәри белем бирү колледжлары, югары уку йорты студентлары укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзләренең уку йортлары, булачак белгечлекләре турында сөйләде. Күргәзмә залында урнаштырылган тренажерлар, махсус техника та зур кызыксыну уятту.
Әлеге чарага Башкорт дәүләт аграр университетының "Ветеринария" бүлеге студентлары да килгән иде. Булачак ветеринарлар алып килгән экспонатлар тирәсендә аеруча җанлылык күзәтелде. Кәлтә еланы нәрсә белән туклана? Аның гомере ничә ел? Авырса, ничек дәваларга? Укучылар студент абый-апаларына сорауларны яудырып кына торды.
Әлбәттә, мондый фестивальләрнең әһәмияте зур. Укучылар һөнәрләр белән таныша, күзәтә, чагыштыра, сайлый. Ни дисәң дә, һөнәр сайлау - язмыш салау бит ул!
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: