+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өлкәннәрне гаиләгә алалар

Республикада ялгыз әби-бабайларны сыендырган 136 гаилә бар. Киләчәктә аларның саны тагын да артачак.

Башкортстанның 49 районында һәм шәһәрендә пенсия яшендәге өлкән кешеләрне сыендырган 136 гаилә бар. Аларның җидесендә икешәр кеше тәрбиягә алынган. Өлкән яшьтәгеләрнең 72се 80 яшьтән өстә. Республикада яшәүче ялгыз әби-бабайларны, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне гаиләләргә урнаштыру Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин булды.
Өлкән яшьтәге кешеләр, хәстәрлек таләп ителгән инвалидлар гаиләгә 65 яшьтән алына. Аларны тәрбияләү вакыты бер ай да, берничә ел да булырга мөмкин. Әлеге мөһим проект нәтиҗәсендә, әби-бабайлар гаилә җылысын тоя, үзләрен кирәкле итеп саный башлый.
Аларны караучыларга исә ай саен 6,2 мең сум акча түләнә.Беренче группа инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләрне тәрбияләүчеләр 8060 сум ала. Әлбәттә, матди керемнән тыш, өлкәннәр еш кына балаларны тәрбияләшергә ярдәм итә.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: