+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Директорлар да укый

Мәктәп җитәкчелеге, укытучылар төрле мәгълүмат ресурслары белән эшли белергә тиеш.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада "Башкорт санлы мәгарифе"масштаблы проекты тормышка ашырыла башлады.
Проектның беренче этабында мәктәп җитәкчеләрен укыту планлаштырыла. Санлы белем бирүгә өйрәткәндә диагностиканың берничә яңа технологияләре кулланылачак. Моннан тыш, мәктәп директорының, аның урынбасарлары, укытучылар һәм балаларның төрле мәгълүмат ресурслары белән эшли белүләрен тикшерәчәкләр.
Проектның үзенчәлеге шунда: югары технологияле ресурслар һәм педагогик кадрлар, иң яхшы дәресләр булдыру исәбенә сыйфатлы белем алу һәм һәр катнашучының үсешенә юл ачу мөмкинлеге булачак. Укучыларга кайда яшәүләренә, нинди физик халәттә булуларына карамастан, мәдәният һәм фән белән бәйле мәгълүмат алу мөмкинл булачак.
19 сентябрьдә Уфаның 160нчы лицее базасында мәктәп директорларын укыту башланды. "Санлы мәктәп" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында стратегик сессияләр 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: