+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Русия буйлап "Үсеш нокталары" ачыла

Башкортстанда шундый 133 үзәк булачак.

Бүген Русиядә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны бара.
Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында тормышка ашырыла.
Бөтенрусия марафоны илнең 50 субъектындагы 2049 авыл мәктәбендә үтә. Марафон Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә башланды.
Билгеле булуынча, Башкортстан Республикасында 133 “Үсеш нокталары” үзәге ачыла. Бу — белем бирү эшчәнлеге белән идарә итүдә яңа проект алымнары. "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бөтен ил буенча үзәкләр челтәре формалаштырыла, аларда авыл мәктәпләренә инновацион проектларны гамәлгә кертү буенча кадрлар, технологик, матди ресурслар тупланачак.
Проектны тормышка ашыру укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр булдыруга юнәлтелгән, шул исәптән “Технология”, “Математика һәм информатика”, “Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре” предметлары буенча да масштаблы эшне күздә тота.
Бүгенге көндә өр-яңа җиһазлар сатып алу буенча закупка үткәрелгән, белем бирү процессын оештыру өчен махсус мәйданнар бүлеп бирелгән, эш өчен норматив база әзерләнгән һәм белгечләр укытылган.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: