+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әти-әниләргә ял бирәләр

Проект үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен булдырылды.

Башкортстан республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы инвалид балаларның ата-аналары өчен "социаль ял" дигән бушлай хезмәт күрсәтүне оештырды. Аңа ярашлы 4-18 яшьлек балалар 30 көнгә кадәр Серафимовка балалар йорт-интернатына ( ул Туймазы районында урнашкан) кабул ителәчәк. Бу мөһим эш Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Бу вакытта балалар белән тәрбиячеләр һәм педагоглар шөгыльләнәчәк, алар арасында логопед, психолог, хезмәт һәм адаптив физкультура буенча инструкторлар да бар. Ә әти-әниләр шушы вакытны үзләре өчен үткәрә ала.
Проектта катнашу өчен баланың ата-аналарына яки законлы вәкилләренә иң элек документлар пакеты белән "Халыкны социаль хезмәтләндерү республика үзәге"нә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: