+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авыл тренерына - 600 мең сум

2020 елда Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбировның сентябрь указы кысаларында "Авыл тренеры" проекты старт ала.

Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проектының бер юнәлеше укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, алар өчен матди дәртләндерү чаралары булдыру кебек максатлы эшләрне үз эченә ала.
Бу җәһәттән 2020 елда Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбировның сентябрь указы кысаларында "Авыл тренеры" проекты старт ала. Әлеге максатка 60 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла, дип хәбәр итте брифингта төбәкнең яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
"Проектны республиканың 56 муниципаль берәмлегендә эшләтеп җибәрәчәкбез. Бүген безнең авылларда 130 тренер җитми. Башкортстанның 200 мәктәбендә " Спорт көрәше-мәктәпләргә» программасын кертергә тиешлегебезне искә алсак, бу бик зур сан. Республика Башлыгы Указына ярашлы, киләсе елда "Авыл укытучысы" һәм "Авыл табибы" проектларына охшаш "Авыл тренеры" проектын гамәлгә ашыра башлаячакбыз, — дип белдерде министр.
Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, авыл спорт мәктәбенә эшкә килүче һәр тренер, муниципалитет билгеләячәк билгеле бер чорны эшләп бетерү шарты белән, 600 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.
Мәгълүм булуынча, төбәк җитәкчесе "2024 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында"гы Указга кул куйды.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: