+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балтачта "Үсеш ноктасы" үзәкләре ачылды

Кичә бөтен ил буенча “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны узды.

“Үсеш нокталары” илнең 50 төбәгендәге 2049 авыл мәктәбендә ачылды. Матди-техник база һәм җиһазлар сатып алуга федераль бюджеттан агымдагы елда 3,8 миллиард сум акча бүленде. Биш елдан соң илдә шундый ук 16 мең үзәк эшләргә тиеш. Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка аша.
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Үсеш нокталары”нда эшләү өчен җәен 2,5 меңнән артык авыл педагогы илнең 21 төбәгендә «Кванториум» балалар технопарклары челтәре базасында белемнәрен камилләштерде. Курсларда аларга яңа белем бирү технологияләре турында сөйләделәр, заманча җиһазлар белән эшләү күнекмәләренә өйрәттеләр. Моннан тыш, 11 мең укытучы онлайн режимда әзерлек эшләре алып барды.
Башкортстанда 133 “Үсеш ноктасы” ачылды. Балтач районының 1нче һәм 2нче мәктәпләре базасында ике үзәк оештырылган. Шул максаттан белем учакларының матди-техник базалары яңартылган - күпфункцияле җайланмалар, ноутбуклар, интерактив комплекслар, технология дәресләре өчен җиһазлар, квадракоптерлар, виртуаль чынбарлык системалары, 3D принтерлар, тренажерлар, манекеннар сатып алынган.
25 сентябрьдән "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре әлеге мәктәпләрдә заманча җиһазлар кулланып, яңа гомуми һәм өстәмә белем бирү программалары буенча эшли башлады.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: