+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

6 балалар бакчасы грант отты!

Русия Федерациясе буенча барлыгы 164 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы шундый грантка ия булды. Алар арасында республика балалар бакчалары да булу аеруча сөенечле.

Республиканың 6 балалар бакчасы 2020 елда федераль бюджеттан грант алу буенча үткәрелгән конкурста җиңде.
Русия Федерациясе буенча барлыгы 164 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы шундый грантка ия булды, дип хәбәр итә республика Мәгариф министрлыгы. Әлеге программа Владимир Путинның май указларына ярашлы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Грант ата-аналарга яисә балаларның законлы вәкилләренә, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче гражданнарга психологик-педагогик, диагностик, консультатив ярдәм күрсәтүне финанс яктан тәэмин итү максатында бирелә. Субсидия акчалары, шулай ук, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иртә үсеше өчен шартлар тудыруга, гаиләдә мәктәпкәчә белем алучы балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм программасын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.
Конкурста Уфа шәһәренең 220, 97 һәм 29нчы балалар бакчалары, Бөре шәһәренең 7нче «Елмаю» балалар бакчасы, Уфа районының Булгаково авылындагы «Семицветик» балалар бакчасы, Уфа районының Подымалово авылының «Фантазия» балалар бакчасы җиңүче дип табылды.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: