+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Шахмат уйнарга өйрәнәсең киләме?

"Взлетай" проекты кысаларында әлеге интеллектуаль спорт уенына мәктәпләрдә өйрәтә башлаячаклар. 150гә якын педагог инде әзерләнгән, ярышлар системасы төзелгән.

1 cентябрьдән Башкортстанда, республика Башлыгы Радий Хәбировның башлангычы белән, "Взлетай" мәгариф проекты старт алды. Әлеге проект Владимир Путинның май указларына ярашлы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
"Взлетай" үз эченә төрле юнәлештәге берничә комплекслы программаны ала. Алар арасында "Шахмат уйна" модуле дә бар. Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге проект кысаларында Башкортстанның Мәгарифне үстерү институты, Уфаның «Толпар» спорт клубы һәм республика шахмат Федерациясе тарафыннан өч яклы килешүгә кул куелды.
Әлеге килешү буенча башлангыч сыйныф укучылары белән шөгыльләнү өчен укытучыларны шахмат тренерлары күнекмәләренә өйрәтү үткәреләчәк.
150гә якын педагог инде әзерләнгән, ярышлар системасы төзелгән һәм инклюзив белем бирү кысаларында шөгыльләнүнең яңа формалары кертелә.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: