+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар сәламәтлеген кайгыртып

Башкортстанда ел азагына кадәр ике балалар поликлиникасы төзелеп бетәчәк.

Башкортстанда ел ахырына кадәр Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникалары һәм Языково үзәк район дәваханәсенең дәвалау корпусына янкорма төзелеп бетәчәк. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елда "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында матди-техник базаны ныгытуга, капиталь ремонтка һәм янгынга каршы чараларга, федераль һәм республика бюджетларыннан 1,5 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән, алар 114 учреждениегә бүленгән.
Республика балалар клиник дәваханәсендә төп корпусны капиталь ремонтлау дәвам итә, ә Уфаның 43нче поликлиникасына комплекслы капиталь ремонт ясау эшләре бара. Салават һәм Октябрьский шәһәрләрендә балалар поликлиникаларында, Бәләбәй районында балалар тудыру йортында капиталь ремонт дәвам итә.
Киләсе елда республика онкодиспансерының хирургия корпусына - янкорма, Учалдагы хирургия корпусы, Салаваттагы күпфункцияле дәваханә төзелешен һәм Октябрьскийдагы 1нче дәваханәнең хирургия корпусын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла.
Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе поликлиникасының яңа корпусын төзү буенча иҗтимагый тыңлаулар узды, эш килешүләр төзү стадиясендә, дип хәбәр итә ведомство.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: