+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Сәламәтлек поезды" авыллар буйлап йөри

Акция башланганнан бирле республика буенча 96 меңнән артык кеше тикшерелгән.

Башкортстанда 10 октябрьгә кадәр "Сәламәт республика – сәламәт төбәк" акциясе дәвам итә. Төрле медицина белгечләре график нигезендә "Сәламәтлек поездлары"нда буенча буенча йөри. Әлеге программа Владимир Путинның май указларына ярашлы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, акция башланганнан бирле 96 меңнән артык кеше тикшерелгән, аларның 9031ендә җитди авыруга шик булуы ачыкланган.
Шул исәптән, 535 очракта - яман шеш булуы ихтималлыгы, 836 кешедә - шикәр диабеты , 7572 кешедә артериаль кан басымы булуы билгеләнгән. Барлык пациентлар диагнозны ачыклау һәм дәвалау өчен өстәмә тикшерүләргә җибәрелде, дип хәбәр итә ведомство.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: