+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар кинода төшә

Балалар өчен кыска метражлы нәфис фильмнар "Русия мәктәпләрендә кинодәресләр" Бөтенрусия проекты кысаларында төшерелә.

Башкортстан укучылары "Батыр" һәм "Җил җыры" дип исемләнгән балалар өчен кыска метражлы нәфис фильмнарда төшүдә катнашалар.
Фильм яшь буынга рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән "Русия мәктәпләрендә кинодәресләр" Бөтенрусия проекты кысаларында төшерелә. Әлеге проект Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Проектны оештыручы - "Интелрост" интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү үзәге (Санкт-Петербург). "Кинодәресләр" проектының төп максаты — тәрбия максатындагы кыска метражлы балалар нәфис фильмнары һәм педагоглар тарафыннан сыйныфтан тыш дәресләр үткәрү өчен методик кулланмалар булдыру.
Элегрәк Уфада укучылар өчен фильмнардагы төп, икенче һәм эпизодик рольләргә кастинг узган иде. Съемкалар 27 сентябрьдә - Уфаның 161 нче лицеенда, бүген Гафури районындагы Уклы кыя янында дәвам итә.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: