+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Видеогастроскоп барысын да күрә

Республика онкология диспансерына Япониядә җитештерелгән берничә төрле видеогастроскоп кайтартылган.

Владимир Путинның май указларына ярашлы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында республика онкология диспансерына Япониядә җитештерелгән берничә төрле видеогастроскоп кайтартылган. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Видеогастроскопия - ул эндоскопик тикшеренүләрнең бер төре, аның барышында ашказаны-эчәк трактының өске бүлекләре тикшерелә. Видеогастроскоп полипларны, яман шешләрне, ашказаны җәрәхәтләрен иртә диагностикалау мөмкинлеге бирә.
Белгечләр ассызыклавынча, әлеге могҗизага тиң аппарат сурәтне югары төгәллек белән, зурайтып күрсәтә һәм эндоскопик хирургиядә дәвалау өчен зур әһәмияткә ия.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: