+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Йөрәкләр авыртмасын!

Республика кардиология үзәгенең функциональ диагностика бүлегенә яңа җиһазлар кайтартылды.

Республика кардиология үзәгенең функциональ диагностика бүлегенә яңа җиһазлар - кардиоинтервалография, артериаль кан басымын мониторинглау системасы һәм ЭКГ кайтартылды. Яңа җиһазлар алу Владимир Путинның май указларын үтәү максатында, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты.
Нәтиҗәдә, Республика кардиология үзәгендә ай саен кимендә 200 пациент тикшернү үтә һәм квалификацияле медицина ярдәме алачак. Җиһазлар 2019 елдан 2024 елга кадәр "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" төбәк проектына ярашлы республика бюджеты исәбеннән сатып алынды.
- "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" төбәк программасы кысаларында быел республика кардиоүзәгендә 5 төрле җиһаз кайтартылачак. 2019 ел ахырына кадәр велоэргометр, функциональ караватлар һәм вакуум-прессотерапия өчен аппарат көтәбез, - дип билгеләп үтте кардиология үзәгенең баш табибы вазифасын башкаручы Евгений Ермолаев.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: