+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Концертны виртуаль залда караячакбыз

Мондый заллар кайларда булачак?

“Мәдәният” гомумдәүләт проектына ярашлы, 2020 елда виртуаль концерт заллары булдыруга конкурс җиңүчеләре игълан ителде. Башкортостаннан анда биш оешма катнашты. Аларның икесе җиңү яулады. Алар — Ишембай районының һәм Сибайның Балалар сәнгать мәктәптәре. Башкортостан аларда виртуаль концерт залы булдыру өчен ике миллион сум алачак.
Сибай Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Баянова сөйләвенчә, конкурста алар акланган исўп белўн катнашкан: алар бинасы янында элекке «Тынычлык” кинотеатры булган, ул мәктәп карамагына тапшырылган. Хәзер ул - Мәдәният йорты. Бина кинотеатр буларак җиһазландырылган, ул виртуаль кинозал өчен дә бик туры килә.
Алыначак миллион сум проектор һәм махсус җиһазлар сатып алуга тотылачак. Мәдәният йортына килүчеләр Мәскәү консерваториясе концертларын читтән карый алачак дип көтелә. Анда балалар гына түгел, теләге булган һәркем килә алачак.
Сүз уңаеннан, Башкорт дәүләт филармониясе каршында бер виртуаль концерт залы һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре базасында 110 нокта булдырылган инде.
Конкурс Русия мәдәният министрлыгы тарафыннан “Мәдәният” гомумдәүләт проектының "Санлы мәдәният" проекты кысаларында үткәрелде. Анда илнең 68 төбәге катнашты.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: