+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Безгә бакча күптән кирәк иде!"

"Миловка паркы" микрорайонында өр-яңа балалар бакчасы төзелә.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Демография" гомумдәүләт проектына ярашлы Башкортстанда янә бер балалар бакчасы төзеләчәк.
Мәктәпкәчә мәгариф оешмасын Уфа янындагы "Миловка паркы" микрорайонында 2020 елга сафка кертү каралган. 180 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше октябрь аенда башланачак. Бүгенге көндә 5 меңнән артык кеше яшәгән авыл биләмәсендә 1976 елда төзелгән бер балалар бакчасы эшли.
Дәүләт контракты нигезендә төзелешне 2020 елның августында тәмамлау планлаштырыла. Финанслауның күләме 126 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.
Әлеге авыл биләмәсе территориясендә яшәгән 5 меңгә якын кешенең 600дән артыгы - 7 яшькә кадәр балалар.
"Безнең 1976 елда төзелгән балалар бакчасы бар. Ул 110 урынга исәпләнгән, әмма хәзерге вакытта анда 305тән артык бала йөри. Урыннар җитми, яңа бакчага ихтыяҗ зур", - ди анда яшәүче халык.
2019-2024 елларда республикада барлыгы 7,5 мең урынга исәпләнгән 53 балалар бакчасы төзеләчәк.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: