+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Автопоезд эшен төгәлли

"Сәламәтлек" автопоездлары бөтен республика буйлап йөреп чыкты. Аның барышында 99 меңнән артык кеше сәламәтлеген тикшерткән.

Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе республика Башлыгы указына ярашлы 22 апрельдән үткәрелеп килә. Владимир Путинның май указларына ярашлы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылучы әлеге чараның төп максаты – авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтү.
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе 10 октябрьдә тәмалана. Автопоездлар бөтен республика буйлап йөреп чыкты. Аның барышында 99 меңнән артык кеше сәламәтлеген тикшерткән, аларның 557сендә – яман шеш ихтималлыгы, 850сендә – шикәр диабеты, 7773 кешедә кан басымының югары булуы ачыкланган. Авыруларның барысы да арытаба тикшерү үтү өчен дәваханәләргә җибәрелгән.
– Акция тәмамланып килә. Гомумән алганда, авыл җирендә яшәүчеләр канәгать калды. Күпләр медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, – диде Сәламәтлек саклау министрлыгының шаттан тыш баш белгече Сара Әхтәмова.
Автопоездлар билгеләнгән графикка ярашлы районнарда эшен дәвам итә. Күчмә “Диагностика” модуле әле Нуриман районында, артытабан ул Нефтекамага, Чакмагыш районына юл алачак Кардиология модуле Хәйбулла районы халкының сәламәтлеген тикшерә. "Стоматология" модуле Балтач районында эшен төгәлләп, Бакалыга юл тотты.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: