+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Республика яшеллеккә күмелә

“Яшел Башкортстан” акциясендә 138 меңнән артык кеше катнашты, аларның 93 меңнән артыграгы — балалар.

Русия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр “Яшә, урман!” Бөтенрусия акциясе дәвам итә. Шушы вакыт эчендә Башкортстан урманнарын санитар чистарту һәм республика шәһәр һәм авылларында меңнәрчә төп агач утырту планлаштырыла.
Республика көне алдыннан гомумдәүләт проекты кысаларында “Яшел Башкортстан” акциясе дә зур оешканлык белән узды. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге чарада 138 меңнән күбрәк кеше катнашты, шуларның 93 меңнән артыграгы — балалар.
5 октябрь көнне республика буенча 69 мең төп төрле агач утыртылган. 396 торак пункты яшелләндерелгән, 245 тематик аллея булдырылды. Шулар арасыннан Стәрлетамактагы — "Батырлык", Нефтекамадагы Өрәңге аллеяләре республикада иң озыннары булып исәпләнә.
Мәгълүм булуынча, “Сипайлово наратлары”, Тормыш аллеясе, Гаилә аллеясе, Ирек аллеясе, Балалык скверы һәм башка дистәләрчә табигый могҗиза башкортстанлылар күңеленә хуш килде. Әйткәндәй, Сипайлово бистәсендә наратлар утыртуда шәһәр мэры һәм лицей укучылары белән бергә республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Республика Башлыгы акциянең табигатьне саклауда, әйләнә-тирәлекнең экологиясен сафландыруда һәм, гомумән, патриотик чара да булуын билгеләде. Киләсе язгы акциядә дә башкортстанлыларның зур активлык күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: