+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юллар кышка әзер

Башкортстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 626 автомобиль юлы бар.

2019 елда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын карап-тотуга 3,1 миллиард. сум акча бүлү каралган. Бу максатлы эш Владимир Путинның май указларына ярашлы "Хәвефсез һәм сыйфатлы" автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Дәүләт контрактлары нигезендә юллар һәм күпер корылмаларының тиешле техник торышын тәэмин итү буенча чаралар комплексы, юл билгеләре, светофорлар, барьер киртәләре урнаштыру һәм башка төр эшләр башкарыла. Бу эшчәнлеккә кышкы чорда юлларны карап-тоту да керә. Октябрь башына сезонга юл техникасы паркының 80 проценты әзерләнгән, бозлавыкка каршы материаллар, шулай ук юл эшләрен башкару өчен салкын асфальт-бетон катнашмасы әзерләнә.
Автомобиль юллары инфраструктурасын кышкы чорга әзерләү мәсьәләсе шушы көннәрдә республика йортында үткән "Транспорт сәгате" форматындагы киңәшмәсенә тикшерелде.
- Аңлавымча, юл комплексы кышка әзер. Тузган техниканы яңартуга республика ярдәм итәчәк, - диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта инде хәзер үк киләсе җәйге сезонга әзерлекне башларга кирәк. 2020 елдан башлап һәр шәһәрдә дымлы урам җыештыруны оештырырга кирәк. Уфада шундый эш быел башланды. Моның өчен башкала хакимиятенә рәхмәт әйтәсем килә.
Әле Башкортстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 626 автомобиль юлы бар. Аларның озынлыгы 13 мең ашу. Автомобиль юлларында 1642 күпер урнашкан.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: