+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстан "Однозначно" проектына кушылды

7 октябрьдән Башкортстанда "Однозначно" дип аталган социаль кампания старт алды. 13енә кадәр дәвам итәчәк проектның төп максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл хәрәкәтендәге барлык катнашучылар арасында корбаннар санын киметү. Әлеге проект Президент Владимир Путин тарафыннан имзаланган май указларына ярашлы "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
"Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясенең "Россия" мультимедиа үзәгендә үткән матбугат конференциясендә сүз әлеге социаль кампаниянең әһәмияте, аның кысаларында үткәрелүче чаралар турында барды.
— Башкортстанда гомумдәүләт проектлары кысаларында бер-бер артлы 3 проект старт алды: "Хәвефсез балачак", "Ford хәвефсез машина йөртү академиясе" һәм "Однозначно" социаль кампанияләре. Соңгысы инде 13 төбәктә уңышлы эшли башлады, Башкортстан — бу проектка кушылган 14нче төбәк. Аның төп темасы — тизлек режимын профилактикалау, — диде "Хәвефсез хәрәкәт" эксперт үзәге җитәкчесе Валентина Кульбицкая.
Эксперт белдерүенчә, юлда үзеңне машина йөртүче яисә җәяүле сыйфатында ничек дөрес тотарга кирәклеге турында балалар, үсмерләр һәм яшьләр белән әңгәмәләр һәм дәресләр узачак. Алар өчен балалар лагерьларында махсус дәресләр оештырылачак.
Моннан тыш, социаль челтәрләрдә челленджлар һәм заманча яшьләр өчен уңайлы һәм аңлаешлы башка интернет-чаралар узачак. Автомәктәпләрдә, сәүдә комплексларында, АЗСларда, паркларда һәм җәяүлеләр кичү урыннарында мәгълүмати-аңлату чаралары, шулай ук укытучылар һәм педагоглар өчен дәресләр үткәрү планлаштырылган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: