+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәп укучыларына мөмкинлекләр артты

Русиянең 50 субъектындагы 2049 авыл мәктәбендә “Үсеш ноктасы” ачылды.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында илнең 50 субъектындагы 2049 авыл мәктәбендә “Үсеш ноктасы” ачылды.
Күптән түгел бөтен ил буенча гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәкләрен ачу марафоны узды. Ул Федераль мәгариф үзәкләре челтәрен тәшкил итә.
Инновацион мәйданчыклар саны буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында өченче урында —республиканың авыл мәктәпләрендә 133 “Үсеш ноктасы” үзәге эшли башлады.
Агымдагы елда мондый үзәкләр булдыруга федераль бюджеттан 3 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Башкортстан санлы, табигый-фәнни һәм гуманитар профильләрнең төп һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен матди-техник базаны яңартуга 208,5 миллион сум алды.
Һәр “Үсеш ноктасы” — бердәм стильдә бизәлгән һәм заманча җиһазландырылган яңа мәгариф мохите. Ул өч өлкәдә: информатика, технологияләр һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча кулланылачак.
Мәктәпләр өчен сатып алынган җиһазлар арасында — күпфункцияле җайланмалар, ноутбуклар, мобиль интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумулятор дрельләре, җилем пистолетлары, электр лобзиклары, медицина тренажерлары һәм манекеннары, беренче ярдәм комплектлары, имгәнүләр имитаторлары. Моннан тыш, мәктәпләрдә шахмат, медиа һәм коворкинг мәйданчыклары барлыкка килде.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: