+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Түгәрәккә язылдыгызмы?

Сертификатның суммасы бер балага уртача 8800 сум тәшкил итә һәм ул бер елга исәпләнгән.

Быел республикада түгәрәкләргә сертификат буенча язылу һәм моның өчен түләүнең яңа системасы эшли башлады. Әлеге программа, Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Программа 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән һәм ул дәүләт исәбенә өстәмә белем алу мөмкинлеге бирә.Республикада бу пилот проект, Уфаны да кертеп, әлегә 36 муниципалитетта гына эшли. Соңрак тәҗрибә бөтен республика буенча таратылачак.
Сертификат алу бик җайлы. Моның өчен барыннан да элек "Навигатор дополнительного образования детей Республики Башкортостан" сайтында теркәлергә кирәк. Аннары шунда ук баланың шәхси мәгълүматларын кертергә һәм "сертификат алырга" төймәсенә басарга кирәк. Кирәкле мәгълүмат "Шәхси кабинет"та күрсәтеләчәк.
Сертификатның идентификацион номерын алганнан соң, сайлаган оешмага бер тапкыр барырга, түгәрәккә керү өчен гариза язарга кирәк булачак. Гариза язганда сездән паспорт, шулай ук баланың паспорты яисә туу турында таныклыгы таләп ителә.
Сертификатның суммасы бер балага уртача 8800 сум тәшкил итә һәм ул бер елга исәпләнгән. Акчаны өстәмә белем бирү навигаторы сайтында күрсәтелгән исемлектәге түгәрәкләргә генә кулланып була.
Әлегә бу программадан пилот проектында катнашучы шәһәрләр һәм районнарда яшәүчеләр генә файдалана ала.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: