+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Йорт алдыбыз гөл генә!

Уфада "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында төзекләндерү буенча агымдагы сезонда планлаштырылган эшләр тәмамланып килә.

Шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, башкалада 86 ихатада асфальт ремонтланган, 511 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, 3 универсаль спорт мәйданчыгы монтажланган һәм файдалануга тапшырылган.
Ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү үз эченә машиналар йөрү өлешен һәм тротуарларны ремонтлауны, бордюрларны алыштыру һәм парковка урыннары мәйданын арттыру белән машиналар йөрү өлешен киңәйтүне ала. Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, шәһәрдә 4,8 меңнән артык парковка урыны оештыру планлаштырыла. Шулай ук ишегалларында балалар өчен уен һәм спорт комплекслары урнаштырыла.
Программада катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
Мәгълүм булуынча, “Башкортстан ихаталары” республика программасы Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырыла. Җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты 2024 елга кадәр каралган.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: