+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Физкультминутка"лар кире кайта!

"Сәламәт елмаю" проекты кысаларында республика мәктәпләрендә 61 яңа стоматология кабинеты барлыкка киләчәк.

Республика йортында үткән чираттагы "Мәгариф сәгате" киңәшмәсендә балаларны сәламәтләндерүгә комплекслы якын килү турында фикер алыштылар.
"Сәламәт елмаю" проекты кысаларында республика мәктәпләрендә 61 яңа стоматология кабинеты барлыкка киләчәк.
Методика спорт белән шөгыльләнүне, дөрес туклануны, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны үз эченә ала. Аерым алганда, мәктәпләрдә "физкультминутка"ларны һәм "Мәгариф аша сәламәтлек" проектын тергезү планлаштырыла.
- Мәктәп чоры – бу бик мөһим вакыт. Ул үсеш кенә түгел. Шул исәптән, балаларның рухи кыйммәтләре формалашу чоры да. Үз сәламәтлегеңә, үз тормыш рәвешеңә. Шуңа күрә биредә мәгариф системасын гына түгел, спорт та, мәдәният тә, медицина да бердәм максатка кушылырга тиеш. Алар барысы бергә сәламәтлек сыйфатын яхшыртуга ирешәчәк", - диде Башкортстан Республикасы мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин.
Мәгълүм булуынча, "Сәламәт елмаю" проекты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" һәм "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектлары кысаларында тормышка ашырыла.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: