-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

"Үсеш ноктасы" эш башлады

2023 елга республикада шундый 380нән артык үзәк ачылачак.

Башкортстанда Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре эшли башлады. 2024 елга мондый үзәкләр Башкортстан укучыларының 70 процентын колыячак, ә 2023 елга 380нән артык шундый үзәк ачылачак.
"Агымдагы елда без санлы һәм гуманитар профильдәге 133 белем бирү үзәге булдырабыз, алар 60 мең укучыны үз эченә алачак. 2020 елдан 2022 елга кадәр 138 мең укучыны җәлеп итеп, тагын 249 үзәк ачылачак. Әлеге максатлы эш "Мәгариф" гомумдәүләт проекты буенча алып барыла, – диде республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин.
2019 елда бер "Үсеш ноктасы"н җиһазландыру 1,6 миллион сумга төшкән. Бу суммага тиешле корылмалар сатып алу һәм кабинетларны җиһазландыру керә. Әлеге үзәкләрдә шахмат, технология, тормыш иминлеге нигезләре һәм информатика дәресләре, шулай ук өстәмә белем бирү дәресләре каралган. Биредә укучылар проект һәм тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә алалар. Яңа үзәкләр өчен укытучылар махсус әзерлек уза.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: