+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Авыл мәктәпләрендә дә кызыклы түгәрәкләр булырга тиеш

Башкортстан 2021 елдан балаларга өстәмә белем бируне персональ финанслауга күчә.

Бу хакта республиканың мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хажин белдерде. Әлеге башлангыч Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проектка ярашлы, һәр укучы аерым сертификат алачак.
«Быел шәхси финанслау системасы республиканың 36 муниципалитетында, укучыларның 25 процентын колачлап, апробацияләнә. Ул балаларга сертификатны кулланып, шәхси өстәмә белем бирү учреждениеләренә йөрергә мөмкинлек бирәчәк, элек андый мөмкинлек юк иде, ягъни бушлай бары тик дәүләт учреждениеләренә генә йөрергә мөмкин иде. Уку елына сертификат республика буенча уртача 8,8 мең сум тәшкил итәчәк. Яңа система балалар өчен нинди өстәмә белем бирү дәресләре кирәклеген аңларга мөмкинлек бирәчәк, һәм, кирәкле дәресләрне өстәп, программаларга төзәтмәләр кертеләчәк, - диде Айбулат Хажин.
Моннан тыш, өстәмә белем бирү үзәкләре булмаган авыл мәктәпләре аларны үз базасында ачу мөмкинлегенә ия булачак. Шул ук вакытта алар рөхсәт алачак, "Өстәмә белем бирү навигаторы" системасында теркәлеп, эшли башлаячак.
«Хәзер авыл мәктәпләре өстәмә белем бирү өчен лицензия алырга яисә өстәмә белем бирү учреждениеләре анда үз филиалларын ачарга тиеш булачак. Ничек кенә булмасын, авыл мәктәпләре укучылары да шәһәрдәге кебек кызыклы түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачак, - дип ассызыклады Айбулат Хаҗин.
Сертификат баланы өстәмә белем бирүнең шәхси оешмаларына йөртергә мөмкинлек бирәчәк. Ягъни аларга, кирәк булган очракта, җитмәгән сумманы өстәп, түгәрәккә йөрү мөмкинлеге биреләчәк. Төп таләп - оешманың тиешле лицензияләре булу.
Хәзерге вакытта республикада 207 өстәмә белем бирү үзәге эшли.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: