+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өч ел эчендә — 252 мәктәп автобусы

Мәгариф өлкәсендә киң мөмкинлекләр ачыла.

Башкортстан бюджеты мәгариф өлкәсенә ел саен 2022 елга кадәр 73 миллиард сум бүләргә планлаштырган. Документ төбәк Хөкүмәтенә тәкъдим ителде. Шуның 52 миллиард сумы — республика бюджетыннан, 21 миллиард сумы — җирле бюджет акчалары. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру, бер сменалы уку режимын оештыру — бу мөһим эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
"Санлы мәгариф мохите" проекты ел саен 228 миллион сумга финансланачак. Ел саен авыл мәктәпләрендә 48 спортзал төзү яисә ремонтлау планлаштырыла, моның өчен җирле бюджетларга ел саен 30 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә.
Өч ел эчендә балаларны ерак авыллардан укырга китерү өчен 252 мәктәп автобусы сатып алыначак. 2020 елда 60 автобуска — 107 миллион сум, аннары калган паркка 170 миллион сум бүлеп бирелә.
Ел саен террорчылыкка каршы хәвефсезлек тәэмин итү юнәлешендә мәктәпләрдә күзәтү һәм сигнализация системаларын монтажлау һәм урнаштыру өчен 200 миллион сум каралган.
Республика Башлыгы карары белән авыл мәктәпләренә укытучыларны җәлеп итү өчен түләүләр каралган: ел саен 600 мең сумлык 100 грант, шулай ук "Авыл укытучысы" федераль программасы кысаларында республика бер тапкыр бирелә торган түләүләргә 48,4 миллион сум акча алачак. Барлыгы 255 укытучы матди ярдәм алырга тиеш.
Мәктәптә туклануның сыйфатын яхшыртуга ел саен 388 миллион сум өстәмә акча бүленә.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: