+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бер көндә — 43 операция

Уфа күз авырулары фәнни-тикшерү институты офтальмологы Гөлнара Исрафилова гомумрусия рекордын куйды.

Табибә Гөлнара Исрафилова Ишембай шәһәрендә күчмә сессия кысаларында бер эш көнендә 43 микрохирургия операциясен үткәрде.
Уфа офтальмологларының күчмә сессиясе Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.
“Операция ясаганнар арасында авыр диагнозлы пациентлар — балалар церебраль параличы, аяк парапарезы, тумыштан күрәкараучанлыгы 28,0 булган һәм бердәнбер күзе катаракталы пациентлар бар иде. Институтның офтальмохирургы Илдар Нуриев үткәргән операциядән соң пациентның күз күреме 0,5кә кадәр яхшырган”, — дип белдерәләр фәнни-тикшеренү институты матбугат хезмәтендә.
Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты офтальмологларының дүрт көн дәвам иткән күчмә сессиясендә барлыгы 120 операция үткәрелгән.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: