+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Киләчәккә билет” балалар кулында!

Әлеге проект укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.

Әлеге проект укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.
Башкортстанның 6-11нче сыйныф укучылары “Киләчәккә билет” проектында катнаша. Проектның беренче этабы сентябрь ахырында тәмамланды.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында мәгариф юнәлешендәгесе балаларга лаеклы белем бирү, аларның сәләтен төрлечә үстерү, киләчәктә үз һөнәрен сайлауда ярдәм итү һәм башка бик күп башлангычларны күз уңында тота. Республика да ил җитәкчесе билгеләгән бурычларны гамәлгә ашыруга зур теләк белән кушылды. “Киләчәккә билет” — шул башлангычларның берсе.
Укучылар эшләгән тестлар аларның кайсы юнәлеш буенча һөнәр сайлауның отышлы булачагын, яки табигый талантларын ачыкларга ярдәм итте. Киләсе этапта укучылар "һөнәрләр дөньясы" белән танышачак, төрле предприятиеләрдә булачак, осталык дәресләрендә катнашачак, аерым өлкәләрдә уңыш казанган белгечләр белән очрашачак.
Әлеге чаралар 20дән артык мәйданчыкта үтәчәк. Ахырда укучыга кайсы юнәлеш буенча һөнәр сайларга кирәклеге турында тулы мәгълүмат биреләчәк.
Читайте нас: