+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәп спорт заллары тынмасын!

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында авыл мәктәпләрендәге спорт заллары ремонтланачак.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында авыл мәктәпләрендәге спорт заллары ремонтланачак.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында мәгариф өлкәсендә киң мөмкинлекләр ачыла. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру, бер сменалы уку режимын оештыру, туклану сыйфатын яхшырту — болар барысы да "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Республика бюджеты мәгариф өлкәсенә ел саен 2022 елга кадәр 73 миллиард сум бүләргә планлаштырган. Документ төбәк Хөкүмәтенә тәкъдим ителде. Шуның 52 миллиард сумы — республика бюджетыннан, 21 миллиард сумы — урындагы бюджет акчасы.
"Санлы мәгариф мохите" проекты ел саен 228 миллион сумга финансланачак. Ел саен авыл мәктәпләрендә 48 спортзал төзү яисә ремонтлау планлаштырыла, моның өчен урындагы бюджетларга ел саен 30 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп бирелә.
Читайте нас: