+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа җиһазлар күпләрне аякка бастырачак!

Онкология диспансерында катлаулы операция ясалды.

Онкология диспансерында катлаулы операция ясалды.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада онкология авырулары белән көрәш программасы эшли. Шушы максатлы программаны тормышка ашыру өчен Республика клиник онкология диспансерына, югары технологияле операцияләр башкару өчен, заманча җиһазлар кайтартыла.
Шушы көннәрдә дәваханә табиблары “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына ярашлы кайтартылган микроскоп ярдәмендә катлаулы операция ясаган. Моннан дүрт ай элек телендә рак авыруы ачыкланган 62 яшьлек пациент табибларга мөрәҗәгать иткәндә, метастазалар муенына киткән була.
— Бу микрохирургия реконструкциясе белән ясалган тәүге операция. Пациентның телендәге шеш һәм муенындагы метастазалар белән зарарланган лимфа төеннәре дә юк ителде. Телгә нурланыш белән реконструкция дә ясалды. Безнең бурыч – мондый операцияләрне киләчәктә дә дәвам итү, — ди Республика клиник онкология диспансерының баш һәм муен шешләре бүлеге мөдире, табиб-онколог Шамил Мусин.
Читайте нас: