+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Һөнәрләр фестиваленә рәхим итегез!

Башкортстанның 12 меңгә якын укучысы үзләрен төрле белгечлекләр буенча нәкъ менә шул фестивальдә сынап карый ала.

Башкортстанның 12 меңгә якын укучысы үзләрен төрле белгечлекләр буенча нәкъ менә шул фестивальдә сынап карый ала.
Бүген Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында Һөнәрләр фестивале ачылды. Иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча “Киләчәккә билет” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанның 12 меңгә якын укучысы төрле белгечлекләрне нәкъ менә шул фестивальдә сынап карый ала. Проектны "Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) берләшмәсе оештыра. Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фестивальдә “Киләчәккә билет” проектының электрон ресурсында һөнәри юнәлеш бирү тестының өч этабын узган укучылар, 200дән артык педагог-навигатор, шулай ук тармак һәм мәгариф оешмалары экспертлары катнаша. Катнашучылар республикада иң кирәкле белгечлекләр турында мәгълүмат алачак, потенциаль эш бирүчеләр — Башкортстанның алдынгы предприятиеләре вәкилләре белән аралашачак, җиһазлар белән танышачак, шулай ук берничә гамәли бирем үтәячәкләр.
Фестивальдә сигез тематик юнәлеш билгеләнгән: “Сәламәтлек”, “IT һәм коммуникацияләр”, “Яңа материаллар/яңа җитештерү технологияләре”, “Авыл хуҗалыгы”, “Хәвефсезлек технологияләре”, “Туризм”, “Акыллы шәһәр/шәһәр мохите”, ”Нефть-газ эше”. Аларның һәркайсы кысаларында укучылар алдында тармак белән танышу өчен TED-лекция спикерлары чыгыш ясаячак.
Күргәзмәдә компанияләр, вузлар, мәгариф учреждениеләре эштә кулланыла торган җиһазларны тәкъдим итә. Фестиваль вакытында "Киләчәккә билет” проекты педагог-навигаторлары укыту узачак.
Читайте нас: