+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Акыллы” тренажер тиз савыктыра

Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе инсульт кичергән пациентларны реабилитацияләү өчен махсус тренажерлар белән җиһазландырылды.

Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе инсульт кичергән пациентларны реабилитацияләү өчен махсус тренажерлар белән җиһазландырылды.
Дәваханәдә бу тренажерны “акыллы” дип атыйлар: ул пациент белән биологик элемтәгә сәләтле. Аппарат пульсны, тизлекне үлчи, һәм иң мөһиме - кешегә күнегү авыр бирелсә ярдәм итә ала яисә тавыш командасыннан башка гына да туктарга мөмкин.
Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәфаханәсе ЛФК инструктор-методисты Артур Баймурзин белдерүенчә, әгәр кешедә кискен спазм, көзән җыеру башлана икән, механизмы моны “сизә” һәм эшне шунда ук туктата.
Әлеге бик кирәкле җиһазлар Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында кайтартылган. Бүген алар белән нейро һәм кардиореабилитация бүлекләренең пациентлары файдалана.
Әйтик, 32 яшьлек Лилия Сәитова исемле пациент инсультны баласы туганнан соң икенче көнне кичерә. Яшь әнинең сул як ярымшарына зыян килгән, сөйләм функциясе, координацияcе бозылган. Хәзер ул үзенең яңа туган кызы Миленаны видеоэлемтә аша гына күрә. Әмма яшь әни махсус нейростимулятор ярдәмендә реабилитация курсын уңышлы уза, тиз арада тернәкләнүгә бара һәм тиздән өенә кайтачак.
Әлеге программа кысаларында дәваханәгә барлыгы 100дән артык заманча тренажер, функциональ карават һәм креслолар кайткан. Тернәкләндерү җиһазларыннан тыш, медицина оешмасы магнит-резонанс томографы, компьютер томографы, нейрохирургия микроскопы да алган.
Читайте нас: