+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Беренче сабый өчен 300 мең сумны кайчан бирәчәкләр?

Бу акчаны ипотека түләргә, фатир сатып алырга яисә йорт төзергә тотынырга мөмкин.

Бу акчаны ипотека түләргә, фатир сатып алырга яисә йорт төзергә тотынырга мөмкин.
Башкортстанда 2019 елның 1 гыйнварына кадәр беренче балалары туган торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гаиләләр 300 мең сумга сертификат алырга хокуклы. Бу акчаны ипотека өчен түләргә, фатир сатып алырга яки йорт төзергә тотынырга мөмкин. "Сертификатны” алган көннән алып тугыз ай эчендә кулланырга була. Йорт яки фатир республика территориясендә булырга тиеш.
Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Демография”гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Төбәк программасы яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, төбәктәге демографик хәлне яхшыртуга исәпләнгән.
Кызганычка каршы, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда туучылар саны кимү күзәтелә. Агымдагы елның 6 аенда республикада 19 622 бала туган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3540 балага кимрәк.
“Беренча бала өчен 300 мең сум” программасында катнашырга теләүчеләр бик күп булганга, таныклыклар тапшыруны берничә этапка бүләргә туры килгән. Беренче этапка 2018 елның 3 сентябренә кадәр чиратка баскан гаиләләр кергән. Әлеге гаиләләр өчен документлар яңартыла һәм агымдагы елның ноябренә барысы да әзер булачак. Ата-аналарга шулай ук мохтаҗлык турында белешмә һәм башка документларны яңартырга кирәк.
Икенче этапка 2018 елның 3 сентябреннән соң исәпкә баскан 1880 гаилә кергән. Бу гаиләләргә акча бирү алдагы елга республика бюджетында каралган. Сертификатларны 2020 ел башында ук алырга мөмкин булачак. Иң мөһиме ­- документларны вакытында тапшырырга кирәк.
Читайте нас: