+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалы гаиләләргә — дәүләт ярдәме

Ул кемнәргә һәм күпме биреләчәк?

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада беренче балага айлык пособиене 6 206 гаилә, өченче һәм аннан соңгы балага 6878 гаилә рәсмиләштергән. Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, дәүләт ярдәме Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Дәүләт ярдәмен 2018-2019 елларда балалары туган гаиләләр ала. Җан башына уртача керем 14 328 сумнан артмаган очракта, беренче балага пособие күләме — 9 182 сум. Ай саен түләү бала ел ярымга җиткәнче башкарыла.
Ведомство белдерүенчә, 2020 елдан мохтаҗлык критерие үзгәрәчәк. Эшкә яраклы халык өчен чик ике тапкыр яшәү минимумы күләмендә билгеләнәчәк. Элек ул бер ярым тапкыр иде.
Өченче балага пособиене уртача кереме җан башына 9 789 сумнан артмаган гаиләләргә түләячәкләр. Пособие күләме 8 993 сум тәшкил итә. Ул ай саен өч елга кадәр бирелә.
Читайте нас: