+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәламәтлек – иң зур байлык!

Ел ахырына кадәр республикада 823 меңнән артык балигъ булмаган баланы тикшерү, 5 меңнән артык ятим һәм авыр тормыш хәлендә булган һәм 6,8 меңнән артык тәрбиягә алынган баланы диспансерлаштыруны уздыру планлаштырыла.

Русия Президенты Владмир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бихисап максатлы эшләр башкарыла. Медицина оешмаларында диспансерлаштыру үткәрү – өстенлекле бурычларның берсе. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 12 июльдән 30 сентябрьгә кадәр чорда республикада бердәм диспансерлаштыру көнендә 29 669 кеше тикшерү үткән.
Ведомство белдерүенчә, республика халкы үз сәламәтлеген дәваханәләрдә һәр чәршәмбе саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр тикшерә ала.
“Быел диспансерлаштыруны уздыруда 85 медицина оешмасы катнаша, аларда 764 740 кешенең сәламәтлеге тикшереләчәк”, - дип аңлатты сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова.
Шулай ук Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны медицина учреждениеләренә илтү оештырылган.
Ведомство, шулай ук, “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясенең нәтиҗәләрен хәбәр итте. Аның кысаларында барлыгы 102 меңнән артык кеше тикшерелде. Барлык гражданнар да куелган диагнозны ачыклау өчен өстәмә тикшерүләргә, дәвалауга юнәлтелгән һәм контрольгә алынган.

Читайте нас: