+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Сестренка” фильмы тулы зал җыйды

Кушнаренко укучылары аны үзләрендә ачылган кинозалда карады.

Шушы көннәрдә Кушнаренко районы мәдәният йортында кинозал ачылды. Яңа кинозалда беренче кинокартина —Александр Галибинның “Сестренка” фильмы күрсәтелде. Шунысы сөенечле, 372 урынлык залда бер генә буш урын да юк иде.
«Вәгъдә иткәнчә, Кушнаренкода заманча җиһазландырылган, яхшы картина һәм тавыш, 3D кино күрсәтү мөмкинлеге булган кино залы ачылды. Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән “Сестренка” фильмы тулы зал җыйды! Танылган язучы исеме белән бәйле яхшы башлангыч районда алга таба да мәдәни аң-белемне үстерүгә зур этәргеч бирер дип ышанам», — диде Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйзәтуллин.
Әлбәттә, кинозал ачылуга балалар бик сөенгән. Мәктәп укучылары сыйныфлары белән килгән.
Башкортстан районнарында мондый кинозаллар тагын 10 торак пунктта ачылачак. Әлеге мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: