+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәмле дә, файдалы да булачак!

Уфада сөт эшкәртү цехын ачуда балалар да катнашты.

Уфада яңа сөт эшкәртү цехы ачылды. Бу мөһим эш Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектларына ярашлы авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә башкарыла.
Чималны Бөре районыннан китерәчәкләр. Биредә сөт, каймак, эремчек, каймак, корыт кебек экологик чиста сөт ризыклары җитештереләчәк.
Сөт эшкәртү цехын ачуда Уфаның 2нче балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Әлеге чарада кызлар һәм малайлар Каринә Хәбирова белән бергә прәннекләр бизәде.
"Пышка" оешмасының генеральный директоры Рәсимә Мусина берничә ел рәттән бу балаларны әлеге цехта җитештерелгән продукцияләр белән тәэмин итәчәген әйтте.
Яңа цех 80 процентка автоматлаштырылган. Һәр иртә сөтне махсус цистерналарда китерәчәкләр. Аннары чимал чистарту, эшкәртү үтә һәм кибет киштәләренә эләгә.
“Базарга чиста экологик продуктлар чыга. Авыл хуҗалыгы җитештерүләрен аңлау һәм эшкәртү нәтиҗәсендә өстәлдә безнең төбәк үзенчәлекләре булган бик тәмле ризыклар барлыкка килде. Бу безнең бренд дип әйтер идем”, — диде цехны ачу чарасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Читайте нас: