+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Укучылар табиб булып карады

“Киләчәккә билет” һөнәрләр фестивалендә Уфа медицина колледжы да катнашты.

29 -31 октябрь көннәрендә Уфаның ВДНХ-ЭКСПО мәйданчыгында “Киләчәккә билет” һөнәрләр фестивале үтте. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларына тормышка ашты. Пилот проектта республиканың 6нчыдан алып 11нче сыйныфка кадәр 12 меңгә якын укучысы катнашты.
Иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча “Киләчәккә билет” проекты берничә этапта үтә. Сентябрь аенда узган беренче этапта укучылар һөнәри юнәлеш бирүче онлайн-тест уздылар, аның барышында һәр катнашучының һөнәри өстенлекләре ачыкланды. Икенче этапта катнашучылар республикада иң кирәкле белгечлекләр турында мәгълүмат алды, җиһазлар белән танышты, шулай ук төрле белгечлекләр буенча берничә гамәли бирем башкарып карады.
Фестивальдә сигез тематик юнәлеш билгеләнгән иде — “Сәламәтлек”, “IT һәм коммуникацияләр”, “Яңа материаллар/яңа җитештерү технологияләре”, “Авыл хуҗалыгы”, “Хәвефсезлек технологияләре”, “Туризм”, “Акыллы шәһәр/шәһәр мохите”, ”Нефть-газ эше”.
“Медицина һәм сәламәтлек” юнәлеше эшендә Уфа медицина колледжы катнашты. Уку йорты фестивальдә “Дәвалау эше” белгечлеге буенча “Фельдшер” квалификациясен тәкъдим итте. Колледж укытучылары осталык дәресләре һәм гамәли дәресләр үткәрде. Укучыларга биремнәр үтәү барышында һөнәр белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелде. Ике көн дәвамында әлеге юнәлеш буенча республика мәктәпләренең 3,5 меңнән артык укучысы белем алган.
Фото: health.bashkortostan.ru
Читайте нас: