+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Иң яхшы фильмнар —“КиноБалтач” экранында!

Иске Балтачның район мәдәният сарае каршында яңа кинозал ачылды.

Шушы көннәрдә Балтач районында 250 урынга исәпләнгән кинозал ачылды. Бу мөһим эш Русиянең кече шәһәрләре кинозалларын модернизацияләүне һәм техник җиһазландыруны субсидияләү буенча федераль программа кысаларында башкарылды. Әлеге программа Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Иске Балтач авылы мәдәният йортында урнашкан яңа кинозалны ачу тантанасында Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Халиков, “Башкортстан” киностудиясе директоры урынбасары Рөстәм Солтангуҗин һәм башкалар катнашты.
“Безнең республикада кино сәнгате үсә. Мәдәният министрлыгы Мәскәүгә укытырга булачак актерларны җибәрә, бездә сәләтле яшь сценаристлар, режиссерлар бар. Экраннарга “Из Уфы с любовью”, “Первая республика”, “Бабич” кебек үзебезнең яхшы фильмнар чыкты һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Кинематография, патриотик рухтагы фильмнар аша без яшьләргә дөрес тәрбия бирә алачакбыз”, — диде мәдәният министры урынбасары Ринат Халиков.
„КиноБалтач” театры директоры Марат Хәйруллин билгеләвенчә, грант кинотеатрга 2D һәм 3D форматындагы фильмнар күрсәтү корылмалары сатып алу мөмкинлеге биргән. Грант шартлары буенча мондый кинотеатрларда күрсәтелә торган фильмнарның илле проценты Русиядә төшерелгән фильм булырга тиеш. Кинотеатр атнага дүрт көн эшли. Һәркөнне биш сеанс фильмнар күрсәтеләчәк. Бүлеп бирелгән грант Балтач халкына заманча экранда, яңа кино җиһазларында фильмнар һәм мультфильмнар карау мөмкинлеге бирде.
Беренче көнне тамашачылар өчен “Сестренка һәм "Эверест" фильмнары күрсәтелде.
Читайте нас: