+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сулыш алу җиңел булсын!

Республика онкология диспансерына реанимация-анестезиология эшендә бик кирәкле аппарат кайтартылган.

"Онкология авырулары белән көрәш” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика онкология диспансерына үпкәне ясалма вентиляцияләү аппараты кайткан. Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында чынга ашты.
“Урал приборлар төзү заводы” җәмгыяте чыгарган яңа корылма төрле режимда эшли. Әлеге аппарат онкодиспансерның реанимация-анестезиология бүлегендә нәтиҗәле эш алып бару өчен кирәкле берничә бик мөһим сыйфатка ия.
Дәваханә белгечләре белдерүенчә, пациент үзаллы сулыш алганда да, аппарат ярдәмендә булганда да, әле корылма инвазивсыз респиратор ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ия. Сулыш алуга ярдәм итүче яңа корылма авыруны җиңеләйтәргә, авыр нәтиҗәләрен киметергә ярдәм итәчәк.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: